news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өеннән китеп югалган өченче сыйныф укучысын инде бер тәүлек эзлиләр

Малайның өйдән беренче тапкыр гына качуы түгел.

Казанда өеннән китеп югалган өченче сыйныф укучысын инде бер тәүлек эзлиләр
социаль челтәрләр

(Казан, 15 сентябрь,«Татар-информ»). Казанда өеннән китеп югалган өченче сыйныф укучысы Павел Панкратовны инде бер тәүлек буе эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сигез яшьлек малай өйдән кичә якынча сәгать берләрдә чыгып киткән. Аның буе 140 см, кара кыска чәчле һәм көрән күзле. Кызыл-кара олимпийка, кара кепка һәм кара-кызгылт  ботинкалар кигән.

Павел 90нчы гимназиядә 3нче «Б» сыйныфында укый, өйдән беренче тапкыр гына качуы түгел. Беренче тапкыр ул узган елның март башында югалган, ул чакта аны өч көннән соң тапканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot