news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Кешеләр һәм язмышлар...» дигән утырыш узачак

Әмирхан Еники мирасы татар әдәби-мәдәни дөньясының иң кыйммәтле хәзинәләреннән санала.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Муса Җәлил музей-фатиры каршында эшләп килүче Кызыл ромашка клубы үз эшен дәвам итеп, 25 апрельдә 14.00 сәгатьтә, халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Кешеләр һәм язмышлар...» дип исемләнгән икенче утырышын уздыра. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әмирхан Еники мирасы татар әдәби-мәдәни дөньясының иң кыйммәтле хәзинәләреннән санала. Әдипнең үзенчәлекле әсәрләре татар әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбияты үсешенең дә бер өлеше булып тора. Аның әсәрләре кешене уйланырга мәжбүр итә.

Кичәдә әдәбият галиме Фуат Галимуллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры тарихы музее җитәкчесе Розалия Чабатова, шул ук театрның актрисасы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Резедә Сәләхова катнашачак.

"Язучының иҗаты белән кызыксынучыларны Муса Җәлил музей-фатирының әдәби-музыкаль салонында көтеп калабыз!", - дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 238-50-48

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100