news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Энергоуниверситет” тукталышында шикле букча табылган

Хәзер саперлар килгәне көтелә

  (Казан, 26 март, «Татар-информ», Ләйсән Абдуллина). Бүген иртән Казанның “Энергоуниверситет” тукталышында  кара төстәге шикле букча табылган. Хәзер тукталыш мәйданчыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре белән уратып алынган.

Бу хәл җәмәгать транспорты хәрәкәтенә йогынты ясамады. Автобуслар тукталышны узып китеп туктый. Хәзер саперлар килгәне көтелә.

Ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре букчаны иясе онытып калдыргандыр, дип фаразлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot