news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Энергопром» форумы көннәрендә шәһәрдән аэропортка өстәмә поездлар йөриячәк

Казанда «Энергопром» форумы көннәрендә шәһәрдән аэропортка өстәмә поездлар йөриячәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

1, 2 һәм 3 апрельдә ТР башкаласыннан аэропортка өстәмә поездлар йөриячәк. Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы узу белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Бу көннәрдә 7602 номерлы электропоезд Казан станциясеннән 10:40 сәгатьтә кузгалачак һәм Аэропорт станциясенә 11:00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 11:40 сәгатьтә 7603 номерлы составта китә алачак. ТР башкаласына поезд 12:08 сәгатьтә килеп җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot