news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Энҗеләр” ХХI Бөтенроссия татар фортепиано музыкасы бәйгесе узачак

Әлеге бәйге кысаларында, 14-25 гыйнварда беренче тапкыр “Энҗеләр эзләү” Интернет-фестиваль-бәйгесе дә оештырыла.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Быел Казанда “Энҗеләр” ХХI Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр татар фортепиано һәм камера-инструменталь музыка бәйге-фестивале 24-25 мартта узачак. Бәйгенең беренче көнендә мәдәният көллиятләрендә һәм югары уку йортларында фортепиано классы буенча укучы студентлар чыгыш ясаячак. Икенче көн балалар музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре укучылары иҗатына багышлана. Бәйге Казан дәүләт мәдәният институтының Музыкаль сәнгать факультеты тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә институтның матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән гаризаларны 1-20 мартта кабул итәчәкләр. Бәйге программасында алар Татарстан композиторларының әсәрләрен, композиторлар эшкәртүендә татар милли көйләрен уйнарга тиеш булачак.

2017 елдан бәйге-фестивальнең программасына үзгәрешләр дә кертелә. Балаларның иҗаты “Фортепиано соло”, “Фортепианолы ансамбль”, “Камера инструменталь ансамбле”, “Концертмейстерлык сәнгате” кебек номинацияләрдә бәяләнәчәк. Шулай ук фортепиано мөгаллимнәре өчен дә аерым номинация булачак.

Әлеге бәйге кысаларында, 14-25 гыйнварда беренче тапкыр “Энҗеләр эзләү” Интернет-фестиваль-бәйгесе дә оештырыла. Ул ерак һәм якын чит илләрдә, шулай ук Россия төбәкләрендә яшәүче татар милләте вәкилләреннән талантлы балаларны барлау максатын тота. Фестивальнең Интернет мәйданда оештырылуы читтә яшәүчеләргә Казанга килеп, чыгыш ясарга кыен һәм мәшәкатьле булуы белән аңлатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100