news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Эльвира Нәбиуллина белән Герман Грефның килүен көтәләр

РФ Үзәк банкы рәисе белән “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе «FINOPOLIS-2016» форумында катнашачак.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген кич Казанга Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Набиуллина һәм “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф килүе көтелә. Алар бирегә 13 октябрь иртән “Корстон” комплексында башланачак «FINOPOLIS-2016» инновацион финанс технологияләре форумында катнашыр өчен килергә җыена. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында мәгълүмат бар.

Моннан тыш, Эльвира Набиуллина, ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән берлектә, форумның “Яңа каршылыклар һәм янаулар шартларында киберкуркынычлык” темасы буенча пленар утырышында катнашырга ниятләгән. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ул көнне Герман Греф белән Яшел Үзәндә “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проектын презентацияләү чарасында катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot