news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда елның беренче яртысында мотоцикл катнашындагы һәлакәтләр саны арткан

2026 елның беренче алты аенда шәһәрдә мотоцикл катнашында 34 юл һәлакәте теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда җиде очракка күбрәк. Мондый саннарны шәһәрнең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы утырышында Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Михаил Савин җиткерде.

Юл һәлакәтләре саны гына түгел, аларның никадәр авыр нәтиҗәләргә китерүе дә тискәре күрсәткечләрнең үсүен раслый. Әгәр 2025 елның беренче яртысында ике тәгәрмәчле транспорт белән булган очракларда һәлак булучылар бөтенләй теркәлмәгән булса, быел өч кешенең гомере өзелгән, 33 юл хәрәкәте катнашучысы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Моннан тыш, июль башында гына да мотоцикл катнашында кеше үлеме белән тәмамланган тагын бер һәлакәт теркәлгән. Михаил Савин сүзләренчә, быел җәйге аварияләрнең кискен күбәюенә нәкъ менә мотоцикл сәбәпче булган.

Авыр һәлакәтләрнең төп сәбәбе булып юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү кала. Бигрәк тә юл билгеләренә буйсынмау, куркыныч борылышлар ясау, борылганда юл бирмәү һәм тизлекне арттыру кебек хокук бозулар еш очрый.

Утырышта иң куркыныч булып саналган аварияләр турында аерым сөйләштеләр. Мисал өчен, Краснококшайск урамында машина йөртүче, борылганда, мотоциклга юл бирмәгән. Шуңа охшаш хәл Залесная урамында да кабатланган: җиңел машинаны йөртүче, мотоциклны күрмичә, икенче рәткә күчә башлаган. Бәрелешү нәкъ менә шуның аркасында килеп чыккан, мотоцикл җәяүлеләр юлына очып чыгып, ике кешене бәрдергән. Ике очракта да мотоцикл йөртүчеләр һәлак булган. Тагын бер үлем очрагы идарәне югалтып, киртәгә бәрелү сәбәпле килеп чыккан.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре питбайклар белән бәйле хәлләргә аерым тукталып үтте. Елның беренче яртысында мондый техника катнашында дүрт юл һәлакәте теркәлгән (былтыр өч очрак булган), яраланучылар саны өчтән бишкә кадәр арткан. Шул ук вакытта балигъ булмаган балалар катнашындагы аварияләр саны үзгәрешсез калган, ике очракта ике бала җәрәхәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot