news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Елның иң яхшы торты”н ачыклаячаклар

Кондитерлар һәм пешекчеләр “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үз осталыкларын күрсәтәчәк

(Казан, 28 октябрь, “Татар–информ”). Бүген Казанда булачак кулинарлар үз осталыкларын күрсәтә ала. “Казан ярминкәсе”ндә 10 нчы махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе кысаларында һөнәри училище һәм техникумнар, көллиятләрдә укучылар арасында пешекчеләр һәм кондитерлар конкурсы узачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Конкурс “Сәнгати бизәлешне югары дәрәҗәдә башкарган өчен”, “Идеянең оригинальлеге һәм яңалыгы”, “Елның иң яхшы торты” номинацияләре буенча үтә. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге, ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы вәкилләре тәмле иҗат эшләренә бәя бирәчәк, конкурска нәтиҗә ясаячак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100