news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда еллык тариф буенча транспорт карталарын сату туктатыла

Татарстан башкаласында 1 декабрьдән «Еллык» тарифы буенча транспорт карталарын сату туктатыла. Бу хакта «Транспорт картасы» Telegram-каналы хәбәр итә.

«Әгәр сездә «Еллык» тарифы инде тоташтырылган булса, ул түләү вакыты тәмамланганчы тулысынча гамәлдә булачак. Барлык шартлар саклана!» – диелә хәбәрдә.

«Еллык» тарифы буенча казанлылар 22,8 мең сум түләп, бер ел дәвамында 600 тапкыр юл йөрү мөмкинлеген ала иде.

Тариф шәһәр транспортының барлык төрләрендә гамәлдә булды: автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода.

Моңа кадәр Татарстанда 2026 елга җәмәгать транспортында йөрү өчен максималь тарифлар расланды. Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә киләсе елда бер сәфәр бәясе 46 сумга кадәр артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot