news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Елга техникумы янында “ГАЗель” капланган

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен шаһитлар мобиль телефон камерасына төшергән.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Казанда Киров районында Елга техникумы янында “ГАЗель” капланган. Ян кырыена ауган йөк машинасы төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт бүген көндез булган. “ГАЗель” Краснококшайская урамында ян кырыена ауган. Машина йөртүче борылышта идарәне югалткан булуы ихтимал.

Авариянең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot