news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Елга техникумы янында берьюлы биш машина бәрелешкән

Несмелов урамында берьюлы биш автомобиль катнашкан юл-транспорт һәлакәтен видеога төшереп алганнар.

Казанда Елга техникумы янында берьюлы биш машина бәрелешкән
скриншот

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан Елга техникумы янында берничә машина белән булган һәлакәтне шаһитлар видеога төшереп алган. Алар видеороликны социаль челтәрләрдә урнаштырган.

«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иткәнчә, бүген сәгать уникеләр тирәсендә Несмелов урамында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Биш автомобиль — «Тойота», «Фольксваген»,«Хендэ» һәм ике «КИА» бәрелешкән. Һәлакәттә кешеләр зыян күрмәгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли», - дип сөйләделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot