news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда электросамокатта йөргән егет җиңел машина белән бәрелешкән

19 яшьлек егетнең җилкәсе сынган.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Коләхмәтов һәм Фрунзе урамнары чатында электросамокатта барган егет машина астына эләккән. KIA йөртүчесе егетне җәяүлеләр кичүендә бәрдергән, диделәр шәһәрнең ЮХИДИ хезмәтендә.

«Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары 19 яшьлек егетне караган, аның җилкәсе сынган. Авариянең сәбәпләре ачыклана», — диделәр ЮХИДИ хезмәтендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot