Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда электропоезд тимер юл аша йөгереп чыккан яшүсмерне бәрдергән
16 яшьлек малай дустының туган көнендә булган һәм өйгә 22.00 сәгатькә кадәр кайтып өлгерергә ашыккан.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда электричка тимер юл аша йөгереп чыккан яшүсмерне бәрдергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров сөйләде.
Фаҗига якшәмбе, 16 февральдә «Дәрвишләр-Компрессор» тимер юлында булган. Электропоезд машинисты сүзләренчә, ул поезд уты яктырткан юлда кеше гәүдәсен күреп алган. Машинист сигнал биргән һәм тормозга баскан, әмма фаҗигане булдырмый кала алмаган. Укучы малай алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.
Поезд астына эләккән малайның документлары булмаган, шуңа күрә шәхесен шунда ук ачыклый алмаганнар. Соңрак билгеле булганча, 16 яшьлек яшүсмер мәктәп дустының туган көненнән кайтып барган һәм 22.00 сәгатькә кадәр өйгә кайтып өлгерергә ашыккан.
Бу хәл буенча тикшерү эше башланган, фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
«Киләчәктә бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен, яшүсмер укыган мәктәпкә тимер юл транспорты объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бару турында мәгълүмат юллаячаклар», - дип сөйләде Дмитрий Захаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз