Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда "Электрон Казан - 2010" дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза
Әлеге җыен белем бирүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллануның хокукый аспектларына багышлана
(Казан, 9 март, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт университеты, Социаль һәм гуманитар белемнәр институты, Россия мәгариф академиясенең Укыту эчтәлеге һәм методлары институты 2010 елның 19-22 апрель көннәрендә Казанда узачак икенче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә чакыра. "Электрон Казан - 2010" дип аталган җыен белем бирүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллануның хокукый аспектларына багышлана.
Казан дәүләт университетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конференциядә югары мәктәптә – заманча мәгълүмати-коммуникатив технологияләр; электрон мәктәп (урта һәм урта махсус уку йортларына мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне кертү) һәм башка темалар күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз