news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда электр уты бетүнең сәбәпләре билгеле булды

Кичә 380 меңләп казанлы утсыз, сусыз һәм җылылыксыз калган

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-тинформ”, Лилия Локманова). Кичә сәгать 17. 25 тә Казан шәһәренең кайбер районнарында электр энергиясе булмады.

Идарә итү электроникасы сафтан чыгу нәтиҗәсендә, Казанның 380 мең кеше яши торган территориясе утсыз калды. Электр энергиясез калган биналар арасында 18 хастаханә, 107 балалар бакчасы, 80 нән артык мәктәп һәм 14 су һәм 24 җылылк бирү станцияләре (котельная) һәм берничә канализация насос станцияләре бар. Шулай ук, 3 мең лифт та эшләмәгән һәм лифтта калган 60 кешене эвакуацияләргә туры килгән. Бу уңайсызлыклар кичке 10 га бетерелгән.

“Бу очрак шәһәргә электр бирүнең ышанычлылык дәрәҗәсенең нинди булуын күрсәтә. Киләчәктә дә шундый хәл кабатланмасын өчен, һаләкәткә каршы чаралар күрергә кирәк”, - диде бүген башкала җитәкчелегенең Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100