news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда электр тапшыру линиясе баганасына бәрелгән «Лада» йөртүчесе хастаханәдә үлгән

Казанда электр тапшыру линиясе баганасына бәрелгән «Лада» йөртүчесе хастаханәдә үлгән

Казанда ТЭЦ урамында электр тапшыру линиясе баганасына бәрелгән 14нче модельле «Лада» автомобиле белән идарә иткән 18 яшьлек егет хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк агентлыкка Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Хәмидуллин сөйләгәнчә, машинада бары тик йөртүче генә булган. Аны аңсыз хәлдә хастаханәгә китергәннәр иде.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң төшерелгән видеодан күренгәнчә, баганага бәрелгән автомобиль изелеп беткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot