news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда электр самокатларын тулысынча тыярга ниятләмиләр

Казанда электр самокатларын тулысынча тыярга планлаштырмыйлар. Бу хакта мэрия һәм шәһәрнең транспорт комитеты мәгълүматларына сылтама белән РБК Татарстан хәбәр итә.

Сезон башланганнан бирле Татарстан башкаласына шәһәр халкыннан бик күп шикаятьләр килгән. Кешеләр самокатларны тротуарларда, бигрәк тә үзәктә, тәртипсез рәвештә ташлап калдыруларыннан канәгать түгел. Шуңа бәйле рәвештә, хакимият шәһәрнең тарихи үзәгендә электр самокатларын калдырып китүне тыйды. Тукталышларның гомуми санын 1,9 меңнән 1,4 меңгә кадәр киметтеләр, ә аларның гомуми сыйдырышлылыгы 19,2 мең транспорт чарасыннан 14,4 мең кадәр азайды.

Май ахырыннан Казанда парковканың яңа кагыйдәләре үтәлешен тикшерү өчен рейдлар үткәрелә башлады. Беренче көнне үк шәһәр үзәгеннән 304 самокатны алып киттеләр. Барлыгы 928 электр самокаты һәм тиешсез урында калдырылган 15 велосипед эвакуацияләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot