news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда электр поезды таптаган 21 яшьлек егет һәлак булган

Казанда электр поезды 21 яшьлек егетне бәрдереп үтергән. Тикшерү үткәрелә, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига кичә кич Горький тимер юлының Новаторлар – Компрессор аралыгында булган.

Тимер юл аркылы чыгып килүче 21 яшьлек егет поезд астына эләккән. Машинист поездны туктатырга тырышса да, булдыра алмаган. Җитди җәрәхәтләр алган егетне хастаханәгә китергәннәр һәм шунда аның йөрәге тибүдән туктаган.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре беренчел тикшерү чаралары үткәрә, һәлакәтнең барлык шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot