news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда, электр энергиясе өзелү сәбәпле, шәһәрнең 18нче хастаханәсе утсыз калган

Штат режимында эшләсен өчен, хастаханә электр белән тәэмин ителешнең резерв чыганагына тоташтырылган.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Валерия Белова). Һәлакәт аркасында Казанның өч районы, шулай ук шәһәрнең 18нче хастаханәсе утсыз калган. Бу хакта “Татар-информ”га Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

“Барлык учреждениеләр штат режимында эшли. Ут бетү очрагы булганда, һәр хастаханәдә резерв чыганак бар. 18нче хастаханәдә утсыз калу аркасында пациентларның берсенә дә зыян килмәде, учреждение резерв генераторга тоташтырылды”, дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

"Татар-информ" Казанда кайбер районнарда электр белән тәэмин ителешнең бетүе турында хәбәр иткән иде. Татарстан башкаласында 87 мең кеше утсыз калган. Казанның социаль челтәрләрдәге төркемнәре Горки һәм Азино районнарында ут булмау турында шактый язмалар калдырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot