news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда электр энергетикасында диспетчерлык проблемаларына багышланган конференция ачыла

Чараны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Энергосистемасы төбәк диспетчерлык идарәсе, Казан дәүләт энергетика университеты оештыра

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда “Электр энергетикасында диспетчерлык: проблемалары һәм перспективалары” дигән IV фәнни-гамәли конференция ачыла. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Энергосистемасы төбәк диспетчерлык идарәсе, Казан дәүләт энергетика университеты оештыра торган бу чара КДЭУ бинасында узачак.

Реформалаштыру чорында Россиядә энергетиканың ышанычлы эшләве үзенчәлекләре, энергетикада базар мөнәсәбәтләре чорында персоналны әзерләүгә махсус таләпләр, электр җайланмаларының нәтиҗәлелеген күтәрү, технологик мәгълүмат җыю һәм анализлауның заманча ысуллары – конференциядә күтәреләчәк төп темаларның кайберләре әнә шулар булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot