news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда электр чыбыкларына бәрелгән аккошларның берсе үлгән

Бер аккошны волонтерлар коткарган.

Казанда электр чыбыкларына бәрелгән аккошларның берсе үлгән

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда ике аккош очып барганда электр тапшыру линиясенә эләккән, берсен волонтерлар коткарган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына волонтерлар үзләре хәбәр итте.

Узган ялларда Казанның Яңа Савин районында Гаврилов урманында яшьләр аккошларның очып баруына сокланып торган. Шул вакытта ике кош җиргә егылып төшкән.

Башта кошларны атып үтергәннәр дип уйлаганнар, ләкин алар югары вольтлы үткәргечкә эләккән булган.

Бер аккош ток бәрүдән үлгән, икенчесен кыргый хайваннарны реабилитацияләү үзәге белгечләре коткарып калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot