Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда электр чыбыгына ауган агач троллейбуслар хәрәкәтен туктаткан
Авария узган кичтә Максим Горький урамындагы 29нчы йорт каршында килеп чыккан.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районында электр чыбыгына агач ауган. Шуның аркасында троллейбуслар хәрәкәте туктап калган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Авария узган кичтә Максим Горький урамындагы 29нчы йорт каршында килеп чыккан.
Урынга килгән 2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, агачны кисеп, троллейбусларга юлны ачкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз