news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда электр белән булган гадәттән тыш хәл бетерелде, ут бирелә башлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә штаб эшли.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда электр белән гадәттән тыш хәл 19 сәгать 20 минутта бетерелгән, этаплап ут бирелә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Казан шәһәренең Идел буе районында подстанциядә килеп чыккан һәлакәт бетерелеп килә һәм этаплап ут бирелә башлаган.

19.00 сәгатьтә Татарстанда электр белән тәэмин ителештә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча штаб “Челтәр компаниясе” бинасында җыелган. Штаб белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелек итә.

Ут өзелеп торуның беренче сәбәбе – ут чыганакларына зыян килгән. Хәзерге вакытта урында “Челтәр компаниясе” авария бригадасы эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot