news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда елан чаккан хатын Республика клиник хастаханәсендә кыз бала тапкан

Ана белән сабый үзләрен яхшы хис итә.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Көмәнле вакытта елан чаккан хатын Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәәгендә кыз бала тапкан.

Елга янында йөргәндә, хатынны кара елан чаккан. Аны шәһәрнең 7нче хастаханәсе токсикология бүлегенә озатканнар, пациентның хәле тотрыклангач, тикшерү һәм бала табарга әзерләү өчен Республика клиник хастаханәсенә  күчергәннәр.

Кыз бала 1 июньдә дөньяга туган. Ана белән сабый үзләрен яхшы хис итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot