Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Ел укытучысы» бәйгесенең шәһәр этабы башланды
Җиңүчеләрне җиде номинациядә билгеләячәкләр.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды.
Конкурс җиде номинация буенча уза: «Фән укытучысы», «Педагогик дебют», «Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы», «Педагог-психолог», «Ел тәрбиячесе», «Йөрәгемне балаларга бирәм» һәм «Кешене тәрбияләү».
Конкурсның район этабында 500гә якын педагог катнашты, шәһәр этабына бер районнан 8дән 12гә кадәр кеше чыкты. Хәзер конкурста катнашучылар ачык дәресләр бирә. Мисал өчен, бүген дәресләр 5нче номерлы лицейда узды.
«Ел укытучысы» конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләрен Казан Ратушасында март башында бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Конкурсның зона этабы гыйнвар ахырында узачак, ә республика этабын март аенда үткәрү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз