Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Ел тәрбиячесе — 2021» җиңүчесе билгеле булды
Төбәкара ярышлар этабында беренче урын алган Виктория Цыганова «Ел тәрбиячесе — 2021» бөтенроссия конкурсында Татарстан данын яклаячак.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда «Ел тәрбиячесе 2021» конкурсында Лениногорск районының 10нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Цыганова җиңүче дип табылды.
Җиңүчегә бүләкне Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова тапшырды. Ул катнашучыларга тырыш хезмәтләре, «тәрбияче» һөнәренә тугры булулары өчен рәхмәт белдерде.
Ярышның региональ этабы җиңүчесе Виктория Цыганова «Ел тәрбиячесе — 2021» бөтенроссия конкурсында Татарстаннан барачак.
Ленин исемендәге мәдәният сараендагы бүләкләү тантанасында «Туган тел төркеме тәрбиячесе» номинациясендә беренче урынны Казанның 373нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Хәбибуллина алды.
«Пандемия елы укытучылар һәм тәрбиячеләргә зур сынау булды. Бу һөнәргә без башкача карый башладык. Эшегезне югары дәрәҗәдә башкаруыгыз өчен рәхмәт», — диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
- «Ел тәрбиячесе» конкурсы мәктәпкәчә белем бирүнең сәләтле укытучыларын ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, тәҗрибәләрен танытуга юнәлдерелгән.
Быел конкурс ике номинациядә үткәрелгән — «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган тел төркеме тәрбиячесе».
Муниципаль һәм зональ этаплардан соң конкурсның финалына 30 иң яхшы укытучы: 20 катнашучы «Ел тәрбиячесе» номинациясендә һәм 10 — «Туган тел төркеме тәрбиячесе» номинациясендә җиңгән. Конкурсны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган.
Зона этабында мәктәпкәчә учреждениеләрнең 132 укытучысы — тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, логопедлар, психологлар, физкультура укытучылары катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз