news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ел саен уза торган шигърият бәйрәмендә утызлап татар шагыйре чыгыш ясады

Шигърият бәйрәмен Мөдәррис Әгъләмнең "Тукайга хатлар" поэмасыннан өзекләр белән Казан театр училищесы студентлары башлап җибәрде.

Казанда ел саен уза торган шигърият бәйрәмендә утызлап татар шагыйре чыгыш ясады
Рамиль Гали

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда ел саен Габдулла Тукай көнендә уза торган шигърият бәйрәмендә утызлап татар шагыйре чыгыш ясады. Шигърият бәйрәменә халык мәйдан тутырып килгән иде.

Шигърият бәйрәме Мөдәррис Әгъләмнең "Тукайга хатлар" поэмасыннан өзекләр белән башланып китте. Шигырьләрне Казан театр училищесы студентлары укыды.

Халык алдында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады. Ул шулай җанга үтәрлек итеп Тукай шигырьләрен сөйли алган яшьләребез барында телебезнең. киләчәге барлыгына ышаныч белдерде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100