news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Ел лицеисты-2014” спартакиадасы узды

Чараның ачылыш тантанасында Татарстан ЭЭМ личный состав белән эшләү идарәсе бүлеге башлыгы Эдуард Усманов катнашты

  (Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 22 ноябрьдә, Казанның Тынычлык бистәсендә ТР буенчаЭчке эшләр министрлыгы спорт базасында “Ел лицеисты-2014” спартакиадасы узды.

Ярышларда республиканың махсус сыйныфларыннан һәм лицейларыннан 33 укучы катнашты.

Чараның ачылыш тантанасында ТР буенча ЭЭМ личный состав белән эшләү идарәсе бүлеге башлыгы Эдуард Усманов катнашты, дип хәбәр итә әлеге министрлыкның матбугат хезмәте.

Укучылар исә физик әзерлек дәрәҗәсен, шулай ук хокук һәм тарих өлкәсендәге белемнәрен дә күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot