Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә җиңүче ир-атларны бүләкләделәр
Тәбрикләү сүзләрен «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева җиткерде.
(Казан, 7 март, «Татар-информ, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе кысаларында «Ир-ат — игелекле йөрәк» номинациясендә Зиннәтулла Гыйззәтуллин, «Ир-ат — лидер» номинациясендә Илдар Гамиров, сугыш ветераны Гарифҗан Галиев «Күркәм йөрәкле ир» номинациясендә җиңүче дип табылды. Аларны «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева котлады.
«Ир-атлар өстән кушканны көтеп тормый, авыр эшкә үзләре теләп алына. Геройларыбызның берсе Илдар Гамиров бүгенге көндә районындагы барлык эшләрне башкарырга булыша. Әйтик, ул беренчедән булып Илһам Шакировка һәйкәл куйды», — диде Зилә Вәлиева.
«Ир-егетләребез музей эшчәнлекләре белән дә танылган. Бүгенге көндә дә алар музейга эшкә йөргән кебек йөриләр һәм яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр», — дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.
- Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы Галиев — Балтач районы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музее директоры. Ул фронтка үзе теләп киткән һәм Кызыл Армиядә 1948 елга кадәр хезмәт иткән. ИЛ-2 самолетында радист-укчы булып япон сугышында катнашырга туры килә аңа. Туган җиренә кайткач, 1965 елда ул Чепья авылында музейга нигез сала.
- Балтач районына эш сәфәрендә Татарстан Президенты Гарифҗан Галиев белән очрашып, музейга гөслә бүләк иткән иде. Шушы ук номинациядә тагын бер ветеран — Спас районыннан Зиннәтулла Газизуллин да җиңүче дип табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз