Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Ел ир-атлары»н сайладылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казан Ратушасында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» шәһәр конкурсына нәтиҗә ясадылар.
«Ир-ат - лидер» номинациясендә Татарстанда «Десантчылар берлеге» рәисе Юрий Суворов җиңде. Ул яшьләр белән тәрбия-патриотик эш алып бара һәм махсус хәрби операциядәге Россия хәрбиләренә ярдәм итә. Аның өчен махсус хәрби операция башланганнан алып командировкасыз гына бер ай да юк. Агымдагы ел башыннан Суворов — махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча Казан Координация советы җитәкчесе.
«Бу бәя өчен рәхмәт, әлбәттә, бу, беренче чиратта, Татарстанда Хәрби туганлык эшчәнлегебезгә бәя», – диде җиңүче.
«Ир-ат - игелекле йөрәк» номинациясендә төзелеш компаниясе директоры Андрей Беляков җиңде. Ул алданган өлешчеләрнең торак йортларын төзеп бетерүдә катнашкан, аның тырышлыгы белән йөзләгән гаилә күптән көтелгән торакка ия булган. Шулай ук Беляков махсус операция хәрбиләренә матди яктан ярдәм итә.
Җавап сүзендә ул өч кызның атасы һәм бер оныгының бабасы булуын, тиздән тагын бер сабый туачагын әйтте. Беляков 8 Март алдыннан залдагы барлык әниләргә мөрәҗәгать итте һәм әтиләрнең әниләр кебек сабырлыклары булмавын таныды.
«Барлык хатын-кызлар алдында баш иябез. Без сездән башка беркем дә түгел!» – дип йомгаклады «Ир-ат - игелекле йөрәк» номинациясендә җиңүче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз