Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ел эшмәкәрләрен бүләкләделәр
Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында Александр Никитич Таркаев исемендәге еллык премияне тапшыру тантанасы узды. Сәхнәдә билгеләп үтелгәнчә, әлеге бүләк рухи байлыкларны дәвам итүне, традицияләргә хөрмәтне һәм үсешкә омтылышны символлаштыра.
Премия Таркаевның эшчәнлегенә хөрмәт белдерү булып тора, ул бизнес мәнфәгатьләренә хезмәт итү һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы институтын ныгыту мисалы булып тора. Премия Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләргә тапшырыла.
Быел премия лауреаты дәрәҗәсе «Радиокомпания Вектор» генераль директоры Виктор Классенга тапшырылды.
Бүләкләү тантанасын А.Н. Таркаев исемендәге фондны оештыручы Ольга Таркаева һәм аның попечительләр советы рәисе Васил Каюмов үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз