Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ел дәвамында урамнарны җыештырырга сәләтле роботларны сыныйлар
Казанда шәһәр киңлекләрен карап тоту өчен билгеләнгән робот техникасын сыный башладылар. Россиядә җитештерелгән яңа машиналар электр ярдәмендә эшли һәм үзенең киңкырлы булуы белән аерылып тора: алмаштырып куела торган җайланмалары булганга алар җәен дә, кышын да урамнарны җыештырырга сәләтле.
Заманча технологияләрне шәһәр хуҗалыгына кертергә кирәклеген шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итә. Бу көннәрдә шәһәр предприятиеләренең берсендә ике төрле робот техникасы сынала. Тәкъдим ителә торган техника ел дәвамында хезмәт күрсәтә ала.
Яңа төр заманча техника тиз арада алмаштырып куела торган җайланмалары булуы белән әһәмиятле: кыш айларында роботка кар эттерә һәм аны читкә аттыра торган ике төрле җайланма, елның җылы вакытында исә себерү щеткалары, үлән чапкыч куеп була. Кар эттерә торган җайланма яуган карны эттереп бара, аттыргыч тыгызланган карны читкә аттыра, щетка юлларны һәм тротуарларны себерә, чапкыч үләнне чаба. Шул рәвешле, техниканы ял иттерми ел дәвамында кулланырга була.
Кыш һәм көз көннәрендә кул хезмәтен алыштыру аеруча мөһим, чөнки бу вакытта эш күләме кискен арта, эшчеләр җитми башлый. Моннан тыш, бу территорияләрне карап тоту өчен кирәкле чыгымнарны азайта.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз