news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ел башыннан бирле 27 бала юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

29 мартка булган мәгълүматлар нигезендә, ел башыннан бирле Казан юлларында 219 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда биш кеше һәлак булган, 282 кеше имгәнгән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Балигъ булмаган балалар катнашында 25 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 27 бала имгәнгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда контрольне көчәйтә. Балалар юл аша ничек чыгуы, пассажирлар балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен ничек үтәве тикшереләчәк. Рейдларда шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар да катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot