news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ел башыннан алып пассажирлар агымы 7,6 процентка арткан

9 айда 1,5 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән

  (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 9 аенда Россия эчендә һәм халыкара линиядә пассажирлар агымы артуы күзәтелгән. Бу чорда Казан аэропортында 1 млн 513 мең 807 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, узган ел белән чагыштырганда, бу 7, 6 процентка артык дигән сүз, дип хәбәр итә “МАК” ААҖ матбугат хезмәте.
Бигрәк тә Хургада, Истанбул, Шарм-эль-Шейх, Анталья, Дубай юнәлешләрендә пассажирлар күп йөргән.
Казан аэропортында агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында эчке пассажирлар агымы 751 мең 966 пассажир тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 10,6 процентка артык. Бигрәк тә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан юнәлешләрендә пассажирлар агымы зур булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot