news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ел башыннан алып өч кеше газ белән агуланган

Барлык очраклар да ачык камералы газ колонкалары һәм пластик тәрәзәләр урнаштырылган фатирларда булган.

Казанда ел башыннан алып өч кеше газ белән агуланган
архив tatar-inform

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда ел башыннан алып өч кеше газ белән агуланган. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

«2018 елда Казанда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр газ белән агулануга бәйле дүрт очрак теркәлгән, 18 кеше зыян күргән. Бәхеткә, корбаннар юк. Быел инде өч шундый очрак теркәлгән, 12 кеше зыян күргән. Аларның барысы да исән-сау», - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кураторлык итүче Искәндәр Гыйниятуллин.

Ул искәртеп үткәнчә, барлык очраклар да ачык камералы газ колонкалары һәм пластик тәрәзәләр урнаштырылган фатирларда булган. Үткәрелгән тикшерүләр вентиляциянең саф һава кергән очракта гына эшләвен күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot