Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ел башыннан 68,7 мең тонна кар чыгарылган
Бер эретү пунктында тәүлегенә 600 тонна кар эретелә.
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2018 елда Казан урамнарыннан 68,7 мең тонна кар чыгарылган. Бу хакта “Татар-информ”га Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар оешмасы директорының беренче урынбасары Марат Сәләхов хәбәр итте.
Узган ел башкала кыш буена 347,1 мең тонна кардан чистартылган булган. 2016 елда исә – 351,1 мең тонна, 2015 елда – 307,6 мең тонна, 2014 елда 298,6 мең тонна кар махсус кар эретү нокталарында эретелгән.
Казанда 6 кар эретү ноктасы бар. Алар “Җиңү Проспекты”, “Несмелов”, “Васильченко”, “Портовая”, “Тульская”, “Воровский” исемнәре белән йөртелә.
Шәһәрдәге 6 кар эретү пунктында 8 кар эретү җиһазы бар. Бер җайланма тәүлегенә 600 тонна кар эретә. Барлык җиһаз тәүлегенә 4800 мең тонна кар эшкәртергә сәләтле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз