news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ел башыннан 600 кеше бәрдерү очрагы теркәлгән

Татарстан башкаласының Дәүләт автоинспекциясе шәһәрлеләрне игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда ел башыннан 1,5 меңгә якын юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 600-гә якыны (40%) – җәяүлеләрне бәрдерү очраклары.

Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, җәяүлеләрне бәрдерү нәтиҗәсендә 20-дән артык кеше вафат булган, 600-дән артык кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау күрсәткәнчә, кешене бәрдерү очрак
ларының һәр икенчесе җәяүлеләр кичүендә булган. Еш кына әлеге һәлакәтләргә җәяүлеләр үзләре сәбәпче була. Юлны тиешле булмаган урында аркылы чыгу, хәрәкәт барышында юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен үтәмәү – шәһәрлеләрнең төп хаталары. 2017 елда җәяүлеләр гаебе белән һәр өченче бәрдерү очрагы була, аларда 12 кеше үлгән, 200 кеше җәрәхәтләр алган.

Дәүләт автоинспекциясе искәртүенчә, кешеләрне бәрдерү очракларын кисәтүнең мөһим факторы булып машина йөртүченең җәяүлене вакытында күрү тора. Юлда күренергә яктылыкны кире кайтаручы элементлар ярдәм итәчәк, алар машина йөртүчегә җәяүлене 350 метр ераклыктан күрергә ярдәм итә. ЮХИДИ казанлыларны игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Ел башыннан 1,5 мең юл-транспорт һәлакәтендә 36 кеше үлгән һәм 1,8 меңгә якын кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100