news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ел башыннан 521 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

Россиянең зур шәһәрләре арасында Казан – торак төзү буенча әйдәп баручылар бишлегендә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Казанда гыйнвар-сентябрь айларында 521 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы ел төзүчеләр өчен киеренке булган. «Хисап чорында 521,2 мең квадрат метр торак сафка бастырылды. Бу – узган елгыдан 9 процентка артыграк. Шул исәптән, шәһәр оешмалары гомуми мәйданы 467,7 мең квадрат метр тәшкил иткән 7857 фатир файдалануга тапшырды инде», - диде Шакиров.

Ул билгеләп үткәнчә, Казанда сафка бастырылган барлык торакның 28 процентка якыны социаль ипотекага карый. Казанда бу өлкәдә уңай динамика күзәтелә, дип хәбәр итте Шакиров Росреестр мәгълүматларына сылтама ясап.

Россиянең зур шәһәрләре арасында Казан – торак төзү буенча әйдәп баручылар бишлегендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot