news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ел башыннан 2,2 миллион турист булган

Кунакларның күбесе Мәскәү, Владимир, Киров, Төмән һәм Красноярскөлкәләреннән килгән.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Казанда ел башыннан 2,2 миллион турист булып киткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 процентка артыграк. Туристларның 78,8 меңе чит илләрдән, күпчелеге исә Казахстан, Кытай һәм Германиядән килгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

Туристларның күбесе Мәскәү, Владимир, Киров, Төмән һәм Красноярск өлкәләреннән килгән. Аерым төбәкләрдән, шул исәптән Себердән, килүчеләр агымы арткан.

Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә башкалада 160 меңләп кеше булып киткән. Казанга Чили, Мексика, Германия, Бөекбритания, Испания, Яңа Зеландия, Австралия, Франция, Израильдән туристлар килгән.

Кунакханәләр җәйге чорда 63 процентка, бу алдагы елдан 2 процентка күбрәк, тулыланган, зур чаралар узган чорда ул 93 процентка җиткән.

Туристлар өчен иң кызыклы объектлар булып, традицион рәвештә Казан Кремле һәм кунакханә, аквапаркы белән “Казан Ривьерасы” тора. Язгы-җәйге чорда Казан Кремлендә 1 миллион 951 мең 635 турист һәм экскурсант булган. “Казан Ривьерасы” комплексын 648 мең 719 турист үз иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot