news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ел ахырына кадәр 11 чакрым велосипед юлы салыначак

Быел Казанда тагын 11 чакрым велосипед юлы барлыкка киләчәк. Яңа маршрутлар Мәүлетов, Габишев, Дубравная һәм Себер тракты урамнары буйлап узачак. Эшләр урам-юл челтәренә тулы капиталь ремонт ясау кысаларында башкарыла. План буенча, көзгә Казанда велосипед юлларының гомуми озынлыгы 74,3 чакрымга кадәр артачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә Казанда парклар һәм урам буйларындагы велосипед юлларының гомуми озынлыгы 63,3 чакрым тәшкил итә. 4,7 чакрым озынлыктагы беренче боҗралы маршрут 2015 елда ачылган. Ул тарихи үзәк буйлап – Кремль, Дзержинский, Театр, Батурин һәм Кремль яр буе урамнары аша уза.

2020 елда төзекләндерү программасына кертелгән урамнар буйлап велосипед юллары оештыру турында карар кабул ителде. Ул вакытта шәһәрдә, парк һәм скверлардагы юлларны исәпкә алмасак, трек 10 чакрым гына тәшкил иткән. Карарны кабул итү велосипед юлларының озынлыгын гаять арттырырга мөмкинлек биргән. Мәсәлән, беренче булып төзекләндерү программасы буенча Горький шоссесы һәм Вознесенск трактын яңартканда велосипед инфраструктурасын җайга салган.

2023 елда Казанны үстерү институты аерым участокларны бердәм транспорт системасына берләштергән велосипед юл челтәре концепциясен эшләгән. Проектта төп өч юнәлеш күрсәтелгән: Казансу елгасы тирәли боҗра маршруты, «Аккош күле урман паркы – Каенлык (Дәрвишләр)» трассасы, «Шәһәр үзәге – Универсиада авылы» маршруты, дип сөйләде Казанны үстерү институтының Транспорт планлаштыру һәм модельләштерү бүлеге башлыгы Никита Будкевич.

2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Товарищеская урамында 444 метр һәм Еники урамында 361 метр озынлыктагы треклар барлыкка килгән. Тагын 2,1 чакрым велосипед инфраструктурасын «Ак Барс Арена» тирәсендә төзегәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot