news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда экскаватор мотоцикл йөртүчесен һәм пассажирын бәрдергән

Казанның Чуйков урамында экскаватор мотоциклга бәрелгәннән соң ике кеше хастаханәгә озатылган.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, кичә кич мотоциклчы һәм пассажир юл чатында светофорның яшел утын көтеп басып тора. Бу вакытта экскаватор йөртүчесе алга барырга булган, ләкин мотоциклны күрмәгән һәм аңа бәрелгән.

Мотоциклчы һәм аның пассажиры каскаларда булуга карамастан, аларны имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot