news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда экорайон концепциясен эшләү буенча ачык конкурсның финалчылары билгеле булды

Конкурс финалына өч халыкара консорциум чыкты. Татарстанның «Архитектурный десант» компаниясе иң көчлесе дип танылган.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда беренче экорайон концепциясен эшләү буенча ачык конкурсның финалчылары билгеле булды. Бу турыда Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Финалга Россия-Франция консорциумы, Россия-Нидерланд консорциумы һәм Россия –Британия консорциумы чыккан.

Татарстанның «Архитектурный десант» компаниясе иң көчлесе дип танылган.

«Биредә беренче елларын гына эшләмәгән Казан командаларының лидерлар командасына керүләрен телибез. Бу безнең теләк, бу җиңүгә күбрәк мөмкинлек бирә», - дип белдерде Метшин.

Өч халыкара консорциум да якын арада Казанга киләчәкләр, чөнки конкурс теоретик түгел, дип сөйләде «Центр» стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский.

“Алар беренче эш итеп, шул территориягә барачаклар һәм шунда ук проект семинары үткәрәчәкләр. Аларның һәрберсе Казан өчен генә түгел, ә Россиядә һәм дөньяда экопроектлар өчен беренче булуга дәгъва кылачак.

Проектның инициаторы - Республика ярдәм фонды, оештыручы - «Центр» агентлыгы. Аннан кергән акча Татарстанның банкротлыкка чыккан банкларының клиентларына ярдәм итү өчен тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100