news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда экологлар Зөбәрҗәт күл яр буен җыештырды

Казан халкы яратып ял итә торган күлнең төбен һәм яр буе зонасын чистарту акциясе узды.

Казанда экологлар Зөбәрҗәт күл яр буен җыештырды
eco.tatarstan.ru

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”). Казан халкы яратып ял итә торган Зөбәрҗәт (Изумрудное) күлнең төбен һәм яр буе зонасын чистарту акциясе узды. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган шимбәдә Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге вәкилләре экологлар белән берлектә Зөбәрҗәт күлдә экологик акция уздырды.

  • Зөбәрҗәт күл (икенче исеме - Карьер) - Казаннан 20 км чамасы ераклыкта, Юдино бистәсе янында халык яратып ял итә торган күл. Ул комлы карьерда ясалма булдырылган сулык. Шуңа күрә халык аны Карьер дип тә йөртә. Карьерда ком чыгару туктатылгач, аның төбеннән су бәреп чыккан. Күлнең 4-5 метр тирәнлектәге урыннары да, 10 метрлы чоңгыллары да бар.

Сулыкны чистарту өчен Татарстан Су асты спорты федерациясеннән аквалангчылар, экологик һәм социаль хәрәкәт активистлары җәлеп ителде.

Шулай ук чара кысаларында "Катнашу эзләре" экологик квесты да булды. "Әлеге уен безнең эко-активистлар өчен, табигатькә карата сакчыл караш булдыруга кызыксыну уяту максатыннан эшләнгән экологик проект. Уен формасындагы чарада катнашучылар яр буе территориясендә тәртип урнаштыра. Квестның төп максаты – мөмкин булганча күбрәк чүп җыю һәм әлеге урынны идеаль торышка китерерлек итеп чистарту", – дип аңлата "Чиста булачак" яшьләр хәрәкәте вәкилләре.

"Без күл төбенең 2,5 мең квадрат метрын тикшердек, биш капчык чүп чыгардык - пластик шешәләр, пыяла банкалар, полиэтилен пакетлар", - дип сөйләде дайвер Максим Астахов. Шул ук вакытта яр буйлары да җыештырылган, аннан эко-активистлар 5 кубометр чүп җыеп алган.

  • Зөбәрҗәт күлдәге экологик акция – яр буе территориясен чистарту буенча быел водолазларны җәлеп итеп гамәлгә ашырылучы чараларның дүртенчесе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100