news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Екатерина II каретасының чуен күчермәсен реставрацияләгәннәр

Бауман җәяүлеләр урамындагы Императрица Екатерина II каретасының чуен күчермәсен октябрь ахырында реставрациягә җибәргәннәр иде, хәзер аны кабат шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар карый ала. Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Каретаны реставрацияләү тәмамланды: рәссам Илнур Бакиров бик пөхтә генә итеп карета рәсемнәрен яңартты», - дип уртаклаштылар администрациядә.

Һәйкәлнең сәнгати бизәлешен яңарту инициативасы белән императрица шәһәргә үз каретасын бүләк иткәнгә 255 ел тулу уңаеннан Бауман урамының бизнес-бергәлеге чыгыш ясады.

Екатерина II 1767 елда Идел буйлап сәяхәт иткәндә Казанда була. Шуннан соң ул шәһәргә үз каретасын бүләк итә, ул бүгенге көнгә кадәр Татарстан Милли музеенда саклана. Экипажның чуен күчермәсен Бауман урамында 2000 елда урнаштырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100