news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда егетләр өчен I'MAN тренинглары ачылды

Казанда «I»MAN» ир-атлар проектының 2023нче елда беренче очрашуы узды. Әлеге сезон үзенчәлекле чара белән ачылды. Моңа кадәр проектта катнашучылар вәгазь кичәләрендә яисә дискуссияләрдә катнашкан булсалар, бу юлы чакырылган махсус кунак – КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы җитәкчесе, Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Габдулла хәзрәт Әдһәмов очрашуны тренинг форматында үткәрде.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, башкала мәчетләренә йөрүче яшьләр катнашында узган очрашу бүгенге заманда иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә – «Намазны ничек хошуглы рәвештә (ихласлы) укырга?» дигән темага багышланды.

Тренингка җыелган 30дан артык егет шушы мәсьәләне хәл итү буенча куелган сорауларга практик яктан чишелеш эзләде. Остаз гади сораулар белән мөрәҗәгать итеп, уйлану өчен вакыт бирде, егетләр 5-10 минутта биремнәргә җаваплар язып, үз аңлатмаларын җиткерделәр һәм нәтиҗә чыгарылды.

Ике сәгать дәвам иткән очрашуда Габдулла хәзрәт Шәгъбан аеның фазыйләтләренә дә тукталды. «Хәзер Рамазан ае башланырга ярты ай вакыт калып бара. Шәгъбан аен Рамазан аеның бусагасы дип тә әйтергә була. Без хәзер изге аебызга әзерләнергә тиешбез», – дип мөрәҗәгать итте ул егетләргә.

Искәртеп үтик: ел дәвамында «I»MAN» проекты кысаларында ир-атлар өчен очрашулар, спорт күнекмәләре һәм лекцияләр уздырылачак. Тулырак мәгълүматлар Телеграмда MUSLIMMOL аккаунтында биреләчәк. Очрашулар барышында күренекле хәзрәтләр проектта катнашучыларга көндәлек тормышны җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. сөннәте турындагы белемнәрне арттыру, чын мөселманга хас әхлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан котылу ысуллары турында сөйләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100