Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда егет кеше 270 мең сумга КФУга кертүне вәгъдә иткән
Ул зур күләмдәге ришвәтчелектә арадашлык итүдә шикләнелә
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча дүртенче бүлегендә 24 яшьлек Л. С.га карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 291.1 маддәсенең 3 нче часте, “б” пункты нигезендә зур күләмдәге ришвәтчелектә арадашлык итүдә шикләнелә.
Якынча версия буенча, 2015 нче елның июлендә Казан шәһәрендә С. танышына 270 мең сумга Казан федераль университетында укырга теләгән иптәшенең мәсьәләсен хәл итүне тәкъдим итә. Шикләнелүче, янәсе, акчаны учреждениенең вазифаи затларына тапшырырга җыенган булган.
С.ның законсыз гамәлләре турында егет хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, алга таба барлык гамәлләр оператив хезмәтләр контроле астында үткәрелә. Нәтиҗәдә, 16 нчы июль көнне “Старый Амбар” трактиры бинасында акча алгач, шикләнелүче кулга алына.
С. гаебен өлешчә таныган. Тикшерүче үтенече белән суд тарафыннан аңа карата сак астына ябу рәвешендәге чикләү чарасы сайланган.
Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү бара. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз