news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда егет белән кызны бар каравылчысы кыйнавы турында мәгълүматны тикшерәләр

Ике егет һәм бер кыз «Руки вверх» бары каравылчыларын җаваплылыкка тарту үтенече белән полициягә мөрәҗәгать иткән.

Казанда егет белән кызны бар каравылчысы кыйнавы турында мәгълүматны тикшерәләр
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Полицейскийлар Казанда бар каравылчыларының яшь парны кыйнавы турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл 25 октябрьдә булган. Видеосы исә (анда каравылчы «Руки вверх» бары каршында урамда бер егетне тәпәч белән кыйный) социаль челтәрдәге Казан паблигында чыкты.

«Җомга көнне туганымның туена барган идем. Кафеда утырганнан соң яшьләр Бауман урамындагы бер клубка юл тотты. Әмма күңел ачасы урынга сугышчылар клубына эләктеләр һәм нәтиҗәдә яшь пар беренче кичен «Япеев» полиция бүлегендә үткәрергә мәҗбүр булды. Алар төрле тән җәрәхәтләре алган, шаһитның теш казнасын һәм борынын сындырганнар», - дип язган видео авторы.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 26 октябрьдә ике егет һәм бер кыз үзләрен кыйнаган бар каравылчыларын җаваплылыкка тарту үтенече белән гариза язган.

Шуннан соң полицейскийлар тикшерү эшләрен башлаган. Зыян күрүчеләрнең өчесе дә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

«Суд-медицина экспертизасы аларның сәламәтлегенә килгән зыянның авырлыгын билгеләячәк. Хәзерге вакытта полицейскийлар, хәлнең бөтен нечкәлекләрен ачыклау өчен, видеокамера язмаларын өйрәнә. Шуның нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк», - дип аңлаттылар полиция бүлегендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100