news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эчке эшләр хезмәте табиблары фикерләре белән уртаклаша

Бүген Казанда РФ Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитария часте табибларының “Эчке авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм кисәтүнең актуаль мәсьәләләре” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда РФ Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитария часте табибларының “Эчке авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм кисәтүнең актуаль мәсьәләләре” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Анда табибларны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, Казанның сәламәтлек саклау Идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов сәламли.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитария часте башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Марина Потапова үз чыгышында эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә медицина ярдәмен күрсәтү хезмәтен булдыру тарихы, бүген ирешкән уңышлары, казанышлары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге конференция Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитария частенең клиник госпитале ачылуга 25 ел тулуга багышлана. «Медицина фәне бер урында гына тормый - даими үсә, камилләшә бара. Шуңа күрә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу традициясе фикердәшләр берлеген тудыра”, - диде ул. Бүген медицина-санитария часте табиблары эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә, эчке гаскәрләргә, башка хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, пенсионерларга, гаилә әгъзаларына медицина ярдәмен күрсәтә, хәрби-экспертиза, оештыру мәсьәләләрен хәл итә.
Хәзерге көндә медицина хезмәте Казан һәм Яр Чаллыда урнашкан сырхауханәләрдә, клиник госпитальләрдә, психологик диагностика үзәгендә, дәүләт санитария-күзәтү үзәгендә, министрлыкның уку йортлары каршындагы медицина частьләрендә, хәрби табиблар комиссиясендә күрсәтелә.
1984 елда Казанда медицина хезмәтенең 120 койкага исәпләнгән госпиталь ачыла. Анда өч - терапия, неврология һәм хирургия бүлекләре эшләп килә. 1986 елда тагын бер – гастроэнтерология бүлеге эшли башлый. Бүгенге көндә госпиталь инде 230 кешене кабул итә ала. 2007 елдан госпитальдә Казан дәүләт медицина университетының һәм Казан дәүләт медицина академиясенең дипломнан соң белем бирүнең клиник базасы урнаша. Анда 5 кафедра – медицина университетының гомуми табиблык итү практикасы, фтизиопульмонология, травматология һәм ортопедия, академиянең – тернәкләндерү һәм спорт медицинасы, кардиология һәм ангиология кафедралары эшли.
Марина ханым ассызыклап үткәнчә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре күбрәк сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы авыруларыннан интегә, еш очракларда җәрәхәтләр ала. Моны күздә тотып, табиблар хезмәткәрләр сәламәтлеген даими тикшереп тора.
Бүген конференциядә белгечләр тарафыннан хирургия авырулары булган кешеләргә терапия ярдәмен күрсәтү, дарулар китереп чыгара торган аллергия, сулыш алу юллары инфекцияләрен дәвалау, йөрәкнең ишемия авыруы һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100