news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эчә торган су, сулар һаваның сыйфаты турында ачыклык кертелде

Соңгы 4 ел эчендә анализ күрсәткечләре үзгәргән

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда соңгы 4 ел эчендә һава һәм суның сыйфаты яхшырган. Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Алмас Имамов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Казан шәһәренедәге сулардан 3 - 4,5 меңгә кадәр үрнәкләр алына һәм микробиологик күрсәткечләр буенча тикшерелә. Эчә торган сулыкларның 1,5-2 мең үрнәге алынып, санитар-химик күрсәткечләр буенча тикшерелә. Капиталь төзекләндерү, су торбаларын алыштыру нәтиҗәсендә, Казан шәһәрендә эчәр өчен кулланыла торган су сыйфаты 4 тапкырга яхшырган.

Анализ нәтиҗәләре буенча, эчә торган сулардагы микробиологик күрсәткечләрнең стандартка туры килмәве 2011 нче елда 1, 47 процент, 2012 нче елда 0, 76 процент, 2013 нче елда 0,6 процент, ә 2014 нче елның 7 аенда исә 0,1 процентны тәшкил иткән.

Су үрнәкләренең санитар-химик анализ нәтиҗәләре буенча нормативтан тайпылышы күрсәткечләре яхшырган: 2011 нче елда ул 7,2 процентны тәшкил иткән булса, 2012 нче елда - 6,1 процент, 2013 нче елда 5,9 процент, ә быелның 7 аенда - 2, 7 процент.

Алынган үрнәкләрдә паразитлар, вируслар, радиация матдәләре булу ачыкланмаган.

Кеше сәламәтлегенә тәэсир ясаучы тагын бер фактор — ул һава чисталыгы. Һаваның сыйфатын Россия кулланучылар хокукларын яклау хезмәте 19 юнәлеш буенча анализлый. Һавада бензол, фенол, акролеин, бензапирен матдәләре булу-булмау тикшерелә. Мониторинг автотранспорт күп йөри торган 14 мәйданчыкта ясала. Шулай ук, эре сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге дә исәпкә алына.

Башкалада һаваның пычрану дәрәҗәсе дә кими. Бу юл челтәрләренең камилләшүе һәм сәнәгать предпреятияләренең газ чистарту җиһазлары белән тәэмин ителүенә бәйле.

Алмас Имамов хәбәр иткәнчә, 2011 нче елда алынган үрнәкләрнең 3,8 процентында һаваның сыйфаты түбән дип табылган булса, быелның 7 аенда бу сан 1, 7 процентны гына тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100