news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда джиу-джитсу буенча Дөнья чемпионаты лазер һәм барабаннар тамашасы белән ачылды

Бүген Казанда джиу джитсу буенча TWWBJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP-2026 Дөнья чемпионаты старт башланды. Джиу-джитсуның бразияле төре буенча халыкара ачык ярышлар Татарстан башкаласында тәүге мәртәбә уза, аларга танылган мөселман тренеры Айрат Дамир улы Кәлимуллин исеме бирелгән. Ярышлар ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән TWWBJJның Россия Лигасы тарафыннан оештырыла. Ярышларда 16 илдән 1352 спортчы катнаша, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Чемпионатны ачу тантанасы казанлылар һәм башкала кунаклары өчен зур спорт бәйрәменә әйләнде: оештыручылар джитсерларны, аларга теләктәшлек төркемнәрен һәм тамашачыларны лазер һәм барабаннар тамашалары белән сөендерде. Тантанада катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм TWWBJJның Россия Лигасы президенты Тамраз Бахышов сәламләде.

Бүген, Чемпионатның беренче көнендә - балалар, иртәгә ир-атлар көрәшә. Чемпионатның иң мавыктыргыч өлеше супер бәйгеләр – иң көчле титуллы спортчыларның күрсәтмә көрәшләре булачак. Барлык теләүчеләр өчен дә ярышларга керү ирекле. Супер көрәшләр 11 октябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак. Чемпионат джиу-джитсуның бразилияле төре дөньясында иң масштаблы вакыйгаларның берсе булачак. Иртәгә Җир шарының иң көчле спортчылары дөнья чемпионы исемен яулау өчен бер келәмдә көрәшәчәк. Джиу-джитсуның бразилияле төре җанатарларын тарихка кереп калырлык ике көнлек мавыктыргыч ярышлар көтә.

Чемпионат «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында уза.

Көрәшчеләрнең күпчелеге ислам илләреннән килде. Шулай итеп, ярышларда Россия, Төркия, Азербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Алжирдан, шулай ук Беларусь, Бразилия, Корея, Грузия, Испания Абхазия, Әрмәнстаннан көрәшчеләр катнашаСпортчыларның шактый өлеше – Россия төбәкләреннән килгән, шул исәптән, Татарстаннан мөселман яшьләре вәкилләре.

Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасында 9 авырлык категориясендә уза, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен параджитсу категориясе дә өстәлгән.Чемпионат «Ак барс» көрәш сараенда уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot